"Өмет Яры" үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында  Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен тематик чара уздырдылар.

Максатлары - патриотик тәрбия бирү, социаль активлыкны формалаштыру, милли горурлык, гражданлык абруйны, Ватанга мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.

Социаль патронажда булган гаиләләрдән 5 бала "ТАССРга 100 ел" дигән  коллаж техникасында стена газетасы ясадылар.

Эш барышында тарихтагы истәлекле вакыйгалар һәм танылган шәхесләр хакында әңгәмә үткәрелде. Катнашучы балалар алган кичерешләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International