Яр Чаллы шәһәре мәшгүльлек үзәге белгечләре 25 августта ЯАҖ “Салават күпере санаториясендә” урнашкан “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерена һөнәри ориентация консультацияләре белән бардылар.
Соңгы берничә ел дәвамында даими рәвештә Яр Чаллы шәһәре мәшгүльлек үзәге белгечләре җәй көне Мобиль офиста, “Салават күпере” ЯАҖ санаториясендә урнашкан “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерндә ял итүче 14-16 яшьлек балаларга һөнәри ориентация хезмәтләре күрсәтү өчен, киләләр.
Бу тарафтан “Ял ит, уйна, һөнәр дөньясын өйрән” дип аталган махсус программа эшләнде, ул үз эченә һөнәри ориентация уеннарын, һөнәр сайлау турында тест һәм лекцияләрне үз эченә ала.
Консультация барышында үсмерләр һөнәр дөньясы белән танышалар, үзләренең һөнәри сәләтләрен һәм осталыкларын ачалар.
Мәшгүльлек үзәге белгечләре һөнәри эшчәнлекне дөрес сайлау сферасының бик мөһим булуын сөйләделәр, чөнки ул балаларга киләчәктә үзләренең потенциалларын тормышка ашырырга һәм уңышлы кешеләр булуга ярдәм итәчәк.