Бөгелмәдә инвалид балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Яңа уку елы алдыннан Бөгелмә "Яңарыш"  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  волонтерлар катнашында "Баланы мәктәпкә әзерлә" акциясе кысаларында чара оештырылды. Акция инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Чарада инде ничәнче ел  хәйриячеләр һәм үзәк хезмәткәрләре актив катнаша. Акцияны оештыручылар мәктәптәге беренче көне балалар өчен көтелгән һәм шатлыклы булсын дип тырышалар. Быел 30 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International