"Ышаныч" үзәгендә "Исәнме, мәктәп!" бәйрәме узды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Алабуга халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Ышаныч" үзәге белгечләре "Исәнме, мәктәп!" дигән бәйрәм чарасы оештырды. Анда 1 нче социаль участогында яшәүчеләр, шул исәптән куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар һәм әти-әниләр, социаль хезмәтләр  алучы гражданнар һәм күп балалы гаиләләр катнашты.

Чара балаларны мәктәпкә әзерләү һәм  гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән иде. Чараны социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова ачып җибәрде. Ул балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Шулай ук ике беренче сыйныф укучысын портфельләр белән иганәчеләр бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International