Кукмора социаль учрежденияләре Шәһәр Көнен бәйрәм итүдә катнашты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

27 август көнне Кукмора халкы үзәк ял паркына беренче шәһәр Көнен билгеләр өчен җыелды. Бу бәйрәмнән һәм социаль ярдәм күрсәтү учреждениләре дә читтә калмады.

Шулай итеп, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Милосердие" тернәкләндерү үзәге һәм "Тылсым" социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективлары халыкка "Иң оригиналь бүлмә чәчәкләре" номинациясендә күргәзмә оештырды.

Паркның балалар мәйданчыгында "Милосердие" тернәкләндерү үзәге белгечләре чираттагы тапкыр "Капроннан чәчәкләр" күргәзмәсен һәм иҗади мастер-классын үткәрде. Ясалма чәчәкләр сәнгать әсәрләре буларак бик матур иде,  шуңа күрә моңа өйрәнергә теләүче балалар һәм өлкәннәр бик күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International