Шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балкыш" Түбән Кама социаль приютында уен терапиясы буенча мастер-класс үтте.
"Уен терапиясы - уен ярдәмендә балаларга йогынты ясау ысулы”, - дип сөйли приют тәрбиячесе Әлфия Йосыфова. Әлеге ысулны куллану шәхес үсешенә көчле уңай йогынты ясый. Чөнки уйнаганда көчләп акыл өйрәтү, сораштыру юк. Уен аша, уен барышынды баланы борчыган проблемаларны белеп, вәзгыятьне тулы аңларга була.
Интернет челтәре заманасына карамастан, психологлар балалар белән ешрак гадети уеннар уйнарга киңәш итә. Бу гаиләне берләштерә, балаларда активлык уята.