ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатында Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары Светлана Кирдина һәм Равия Хәйретдинова юлда йөрү кагыйдәләре буенча профилактика чарасы уздырганнар. Анда социаль хезмәтләр алучы 8-13 яшьлек балалар, шул исәптән "Преодоление" клубының әгъзалары, барлыгы 12 бала катнашкан.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында  Яшел Үзән халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Рэхэт" үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү  бүлекчәсе базасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдәге балалар һәм әти-әниләр  белән очрашу оештырылган иде.

Әлмәт мәшгульлек үзәге даими рәвештә террорчылыкка каршы якланганлыкның, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча төрле темаларга лекцияләр үткәрә.

2017 нче елның  28 нче августында  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган  «Террордан башка - без тынычлык өчен» дигән темага патриотик чара үтте.

Чараның максаты - халыкара терроризмга каршы көрәштә берләшү һәм шулай ук  барлык дөнья илләрендә, шәһәрләрендә зыян күрүчеләрне хуплау иде.

 

 

Арча "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Чебурашка һәм  аның  дуслары” курчак театры катнашында музыкаль күңел ачу чарасы үтте.

2016 елда “Иҗтимагый инициатива” проекты бәйгесендә ”Курчакларның тылсымлы дөньясы” проектын тормышка ашыру  кысаларында үзәк специалистлары әкияттән өзек күрсәттеләр. Балалар яраткан геройлары Чебурашка,Гена, Шапокляк белән очраштылар. Бәйрәм ахырында “Фиксики” логоритмика биюен башкардылар.

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килә торган "Сәламәтлек" клубы катнашучылары "Җиңү" паркындагы чираттагы очрашуны Татарстан Республикасы Көне багышладылар.

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 28нче августа  реабилитация узучы балалар тарафыннан ясалган рәсемнәрдән ТАССРның 100 еллык бәйрәменә багышланган күргәзмә оештырылды. 

 

 

Бүген, 29 августта, Яшел Үзән социаль балалар һәм яшүсмерләр өчен "Гнездышко" приютында белем Көненә багышланган бәйрәм оештырылды. Балалар  "Әзерләнмәген дәресләр әкият Иленә" сәяхәт ясадылар. Балалар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар, викторинада катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр.

Кичә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Надежда" Мамадыш социаль приюты хезмәткәрләренең "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексында катнашуга йомгак ясалды. 

 


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International