15нче августтан 23 августка хәтле алып Яшел Үзән мәшгульлек үзәг М.Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр арасында "Һөнәрләр дөньясы балалар күзлегеннән" дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләрдә иң яхшы эш авторларын билгеләде. Шулай итеп, өченче урында Ирина Мокшина ("Минем киләчәк һөнәрем"). Икенче урында берьюлы ике җиңүче булып чыкты: Камилә Абдулаҗанова ("Куркынычсыз хезмәт-балалар күзлегеннән") һәм Сабина Биктимерова ("Минем киләчәк һөнәрем"). Беренче урында да шудай ук ике кеше: Катерина Попова ("Куркынычсыз хезмәт-балалар күзлегеннән") һәм Дария Камалиева ("Минем киләчәк һөнәрем").