ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Минзәлә районы “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә “Л.Н.Толстой тормышы һәм иҗаты” дигән чара үтте. Чараның максаты – бөек рус язучысы Лев Толстойның иҗади мирасын өйрәнү, китап укуга кызыксыну уяту.

3 апрель көнне Бөгелмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева юридик характердагы консультация алып барды.

 


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Баулы “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә 10 кеше катнашты.

 

 

Иртәгә, 4 апрель көнне, Бөгелмə шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар белән “Эшсезләр клубы” үткәрә.

Әлки районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл ветераны Татьяна Володинаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Иртәгә, 4 апрельдә, Яр Чаллыда эш урыннары ярминкәсе узачак.

2018 елның 6 апрель көнендә Бөгелмəнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чара «Бугульминский электронасосный завод» ААҖ территориясендә узачак. Башлана 09.00 сәгатьтә.

Күпчелек кешеләр бер дә уйламыйча кирәксез-яраксыз әйберләрне чүплеккә ташларга ашыга. Бөгелмә районының «Маяк» социаль адаптация үзәге карамагындагылар исә пластик бөкеләргә куллану тапты.

Бүген «Буыннар сәламәтлеге» проекты кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль яклау оешмалары арасында бочча һәм джакколо уеннары буенча беренче шәһәр ярышлары узды. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм психоневрологик интернат командалары очрашты.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында профилактик әңгәмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International