"Шатлык" тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Баулы “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә 10 кеше катнашты.

Исегезгә төшерәбез, инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәкләренең матди-техник базасын модернизацияләү буенча проект Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән, тормышка ашырыла.

Проектның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларга социаль мохиттә җайлашуда булышу, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү.

“Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшусмерләр тернәкләндерү үзәгендә Баулы район башлыгы, предприятия һәм оешма җитәкчеләре катнашында “ Бергә булдырабыз” проекты нигезендә үткәреләчәк чаралар гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә 36 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International