Алабуганың интернат-йортында адаптив спорт уеннары буенча ярышлар узды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Бүген «Буыннар сәламәтлеге» проекты кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль яклау оешмалары арасында бочча һәм джакколо уеннары буенча беренче шәһәр ярышлары узды. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм психоневрологик интернат командалары очрашты.

Катнашучылар ялгыз да, парлап та ярыштылар. Социаль эш буенча белгеч Александр Окунев фикеренчә, беренче минуттан ук командаларның җиңүгә омтылулары билгеле иде.

Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар һәм иң яхшы уенчылар билгеләнде. Джакколода иң яхшы уенчы исеменә психоневрологик интернатта тәрбияләнүче Данила Зубринских лаке булды. Бочча уенында исә җиңүне өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Сергей Подоплелов алды. Әйтергә кирәк, ул Пермь өлкәсендә узган әлеге дисциплина буенча Бөтенроссия фестивалендә катнашкан иде.

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф алды, истәлекле сувенирларга ия булды.

«Күнегүләр, күнегүләр, тагын бер тапкыр күнегүләр ясау, – дип уртаклашты үз планнары белән ярышларда катнашучы интернат-йортында яшәүче Николай Симонов. – Моның өчен кирәк бар мөмкинлекләр дә бар, алда безне интернатлар арасында республика ярышлары көтә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International