Әлки интернат-йортында юбилей

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Әлки районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл ветераны Татьяна Володинаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Татьяна Ефим кызын Туган көне белән Әлки муниципаль районы администрациясе вәкилләре, интернат-йортының директоры Евгений Васяйчев котладылар.

Шулай ук тыл ветеранына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын тапшырдылар.

Татьяна Ефим кызын бәйрәмен туганнары, гаиләсе белән бергә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International