2018нче ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул исәптән Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова язучы иҗатына багышланган чара үткәрде.
Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Сабаның комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы сигез кеше Шәмәрдән авылында урнашкан Т. Нәҗмиев исемендәге китапханәдә булдылар.
Бүген многофункциональ үзәк бинасында Түбән Кама муниципаль районының Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Түбән Кама районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
Бүген Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әтнә районының Мәңгәр халык театры артистлары катнашында концерт узды.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Гаврош” социаль приютында Л.Н. Толстойның 130 еллыгына багышланган кичә узды. Аның максаты – язучының тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрне киңәйтү, әсәрләренә, әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту.
Кичә Сарманның комплекслы «Шәфкать» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль участокларга чираттагы чыгу оештырдылар.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова һәм социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Бер-берегезгә яхшылык бүләк итегез» дигән темага мини-тренинг үткәрделәр. Чарада 27 кеше катнашты.
Бүген, 3 апрель көнне, Бөгелмəнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан юридик характердагы консультация күрсәтеләчәк. Чарада халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге сорауларга игътибар биреләчәк.