"Умырзая" үзәгендә тернәкләнүчеләр Л. Толстой иҗаты белән таныштылар

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Минзәлә районы “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә “Л.Н.Толстой тормышы һәм иҗаты” дигән чара үтте. Чараның максаты – бөек рус язучысы Лев Толстойның иҗади мирасын өйрәнү, китап укуга кызыксыну уяту.

Үзәктә “Л.Н. Толстой – язучы, фәлсәфәче, прозаик, публицист” дип аталган китаплар кургәзмәсе оештырылды, бөек язучының әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International