Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
“Манипуляция серләре. Хәмер” темасына профилактик әңгәмә Гомумроссия иҗтимагый оешма өлкәсендә президент инициативаларын яклау проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.
Чара башында белгечләр аралашуның максатын һәм регламентын билгеләделәр. Катнашучылар кешеләрнең ни өчен хәмерне сатып ала һәм аны эчә дигән сорауга фикер алыштылар. Шуннан сон белгечләр балалар белән “Манипуляция серләре. Хәмер” дигән фильм карадылар.
Дәрес ахырында фильм турында фикер алышу булды, балалар тәэсирләре белән уртаклашты.