3 апрель көнне Бөгелмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева юридик характердагы консультация алып барды.
Чараның төп максаты – якланмаган һәм аз керемле гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү. Чарада 7 кеше катнашты.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында төрле социаль төркем кешеләре бар иде, аларның күбесе – аз тәэмин ителгән гражданнар категориясеннән: пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар, ягъни, эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы һәм шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать итүче җәмгыятьнең һәм дәүләтнең социаль ярдәменә аеруча кискен мохтаҗ булучылар.
Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренә дә квалификацияле җаваплар бирелде.