Күпчелек кешеләр бер дә уйламыйча кирәксез-яраксыз әйберләрне чүплеккә ташларга ашыга. Бөгелмә районының «Маяк» социаль адаптация үзәге карамагындагылар исә пластик бөкеләргә куллану тапты.
Үзәкнең социаль эшчесе Елена Ризатдинова ташландык материалдан инә савыты ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мондый дәресләр зиһенне ныгыта, моториканы арттыра, күнегүләр ярдәмендә кул бармаклары языла һәм шомара.
Шушы ысул буенча «Маяк» үзәгендә яшәүче биш кеше белән ясалган рәсем ашханә бүлмәсен матурлап тора.