Эшсез һәм яңа өлкәдә әш эзләүче чаллылыларны эш урыннары ярминкәсенә чакыралар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 4 апрельдә, Яр Чаллыда эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада 10 оешманың кадрлар хезмәткәрләре катнаша, шулар арасында: «ЭТАЛОНМАРКЕТ» ҖЧҖ, «Силикатнеруд» ҖЧҖ, «КАМАЗ» Логистика үзәге ПАҖ, «КАМАЗ» Пресс-рама заводы ПАҖ, “Ведомственная Охрана Железнодорожного транспорта” ФГП Ульяновск отряды филиалы һәм башкалар.

Логист, механизатор, аккумуляторщик, погрузчик шоферы, "Камаз" өчен запас частьләр сату буенча менеджер, бункеровщик, кладовщик, стропальщик, известь гасильщигы, электромонтер, фрезеровщик, токарь-расточник, комплектовщик, атучы һәм башка һөнәр ияләре кирәк булачак.

Эш эзләүчеләр оешма вәкилләре белән әңгәмә кора алачак, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек булачак.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык пр., 87/22 (КАМАЗ КЙ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International