Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская “Компьютер: зыян я файда” дигән дәрес үткәрде.
Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль хезмәт курсәту үзәгенең психологы hәм социаль педагогы “Манипуляцияне ничек танып беләргә” дигән дәрес үткәрделәр. Чарада “Подросток” клубы әгъзалары катнашты.
Баулы районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лев Толстой әсәрләре буенча «Хәерле кеше игелеккә өйрәтә» дигән әдәби чара оештырылды.
4 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Наталья Самаркина «Лев Николаевич Толстой – үзе бер дөнья» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Бүген Менделеевскның "Камские зори" социаль приютында укучылар белән “Команда хисе формалаштыру” дигән тренинг үтте.
Пасха темасына аппликация – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен менә дигән вакыт үткәрү ысулы. Кичә урта төркем малайлары «Уңган куллар» түгәрәгендә поделка ясадылар.
Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” технологиясы буенча “Терроризмны булдырмау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин иту. Шартлаткыч җайланмаларга тап булсагыз, нишләргә?” дигән тема астында лекция үтте.
Шушы көннәрдә «Кайгырту» ХИХКУнең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә рәсем сәнгате ярдәмендә дәвалау алымы кисәкчекләре кертелгән бәйле булуны кисәтүгә багышланган гамәли дәрес булып узды. Чарада 4 яшүсмер катнашты.
Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 4 апрельдә Лев Толстой исеменә багышланган истәлекле даталарга бәйле «Мин Толстойны яңадан ачам» турниры үтте. Чарада 23 кеше катнашты.
Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Лев Толстой иҗаты белән танышуны дәвам итә.