Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 4 апрельдә Лев Толстой исеменә багышланган истәлекле даталарга бәйле «Мин Толстойны яңадан ачам» турниры үтте. Чарада 23 кеше катнашты.
Чара башында ветераннар язучы турында әңгәмә кордылар, аның тормыш юлы турында сөйләштеләр.
Лев Толстой алты ел вакытын Казанда үткәргән. Биредә аның яшүсмер еллары узган. 1844нче елның сентябрь аенда Лев Толстой Казан университетының көнчыгыш бүлегендәге философия факультетына укырга кергән. Абыйлары да шушы уку йортында укыган. 1847нче елның апрель аенда Лев Толстой университетны калдырып, яңадан Ачык Аланга китеп бара. Соңыннан Казанда кичергән тәэсирләре аның кайбер әсәрләрендә чагыла.
Чара ахырында ветераннар бүлекчә белгечләре тәкъдим иткән сорауларга җавап бирделәр. Бүлектә тернәкләнүче Лидия Василий кызы Мельникова сүзләренчә, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим, чөнки яшь барган саен хәтер югала, ә бу чара рус язучысы турында бик күп кызыклы мәгълүматләрне искә төшерергә ярдәм итә.