Компьютерның файдасы һәм зыяны турында балаларга “Веста” үзәге белгече сөйләде

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская “Компьютер: зыян я файда” дигән дәрес үткәрде.

Чара балаларда компьютерга карата дөрес караш формалаштыру һәм аны файдалы итеп кулланырга өйрәтү максатыннан уздырылды.

Төрле кызыклы уеннардан, викторина, күнегүләрдән торган чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар компьютер белән эш иткәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә, нәрсәләр катгый тыела икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International