Бүген Менделеевскның "Камские зори" социаль приютында укучылар белән “Команда хисе формалаштыру” дигән тренинг үтте.
Чара барышында балалар берничә күнегү үтәделәр, тәрбияче биргән биремнәрне бик теләп башкардылар. Кайбер күнегүләрне балалар тәрбиячеләр белән бергәләшеп эшләде. Бергәләп эшләгәндә, бар да килеп чыга алуын аңлады балалар.