Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” технологиясы буенча “Терроризмны булдырмау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин иту. Шартлаткыч җайланмаларга тап булсагыз, нишләргә?” дигән тема астында лекция үтте.
Чарада үзәк белгечләре, социаль һәм медицина хезмәткәрләре катнашты.
Гражданнар оборонасы буенча белгеч Рәйлә Гәрәйшина белешмшлекләр таратты. Социаль хезмәткәрләр, үз чиратларында, өйдә социаль ярдәм алучылар белән аңлату эшләре алып бардылар.