Пасха темасына аппликация – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен менә дигән вакыт үткәрү ысулы. Кичә урта төркем малайлары «Уңган куллар» түгәрәгендә поделка ясадылар.
Эшләрендә балалар төсле кәгазь, катырка, декоратив бизәкләр кулландылар.
“Пасха аппликация балаларга көнне кызыклы итеп үткәрергә генә булышмады, ә бәйрәм алды кәефе дә бүләк итте”, ди түгәрәк җитәкчесе Анжелика Пушкова.