"Асылташ" приюты карамагындагы балалар Лев Толстой иҗаты белән танышуны дәвам итә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Лев Толстой иҗаты белән танышуны дәвам итә.

Каникуллар чорында тәрбияче Наталья Насыйбуллина балалар белән бергә Лев Толстойның биографиясе һәм иҗаты дөньясына сәяхәт кылдылар.

Шунысын әйтергә кирәк, язучының иҗаты бик тирән мәгънәле, күңел тәрбияләргә, балаларда игелеклелек, башкалар кайгысына катнашлык, туган илгә, табигатькә һәм хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләргә сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International