Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр Лев Толстойның биографиясен искә төшерде

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Наталья Самаркина «Лев Николаевич Толстой – үзе бер дөнья» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Чара барышында бөек язучының тормыш юлы, иҗаты, әдәби мирасы турында сүз алып барылды. Барлык кешеләр дә викторина һәм төрле уеннарда бик теләп катнашты.

Элек уку йортында тел укытучысы булган социаль хезмәтләр алучы Зиннур Сәетов тыңлаучыларга Лев Толстойның татар теленә тәрҗемә ителгән танылган әсәрләре турында сөйләде. Елена Ореховская исә Ачык Аланга экскурсиягә баруы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International