Шушы көннәрдә «Кайгырту» ХИХКУнең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә рәсем сәнгате ярдәмендә дәвалау алымы кисәкчекләре кертелгән бәйле булуны кисәтүгә багышланган гамәли дәрес булып узды. Чарада 4 яшүсмер катнашты.
Әлеге чараның максаты – үз-үзеңне тәңгәл бәяләү күнекмәләрен булдыру, эчке һәм тышкы чикләү төшенчәләрен тану, үз чикләреңне яклый белү һәм башкаларныкың хөрмәт итү.
Чара барышында яшүсмерләргә үзләрен шәхес буларак тануга, үзләренең абруйларын һәм «мин» кыйммәтләрен табуга ярдәм итүче күнегүләр каралып үтте. Дәрес ахырында һәр яшүсмергә үзләренең эчке көчләрен ачарга ярдәм итү өчен теләк язылган кәгазь кисәге тартып чыгарырга тәкъдим ителде.