2 апрель көнне Чалпы авылында урнашкан Азнакай социаль-тернәкләндерү бүлегендә янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Д.Ф. Исламов белән очрашу узды. Очрашуда бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
17 апрель көнне мәшгульлек үзәгенең Казан шәһәренең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада катнашалар: «Таттелеком» ГАҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «КазХимНИИ» АҖ, «Кичектергесез чакырулар хезмәте-112» ТР ДБУ.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 3нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 714 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 157 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62 % күрсәткечен тәшкил итте.
3 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1087 тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда бу 55 кешегә азрак.
Предприятиеләрдә актив мәшгульлек сәясәте алып бару мөмкинлеген ачыклау, һөнәри белгечлекләргә ихтыяҗны билгеләү, эш бирүчеләргә хокукларын һәм бурычларын аңлату максатыннан Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасын тормышка ашыруны дәвам итә.
Агымдагы елның 13 апрелендә Әлмәт мәшгульлек үзәге “Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр” ярминкәсе үткәрәчәк.
Түбән Камада чакырылыш комиссиясе үз эшен башлады. Аның составына халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри юнәлеш бирү, профукыту һәм фаразлау программалары бүлеге башлыгы Елена Сорокина дә керә.
30нчы март көнне “Мәрхәмәтлелек үзәге” социаль-реабилитация бүлегендә янгын куркынычсызлыгы кысаларында бүлектәге кешеләрне эвакуациялләү буенча өйрәнүләр уздырылды.
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балага һәм аның гаиләсенә иртә ярдәм» исеме астында түгәрәк өстәл узды.
Узган атнада «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган адаптив физик культура һәм мөмкинлекләре чикле балалар белән спорт-массакүләм чаралар буенча дәресләр циклы тәмамланды. Чаралар Республика ресурс үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырылды.