ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында “Шәфкатъ” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, ”Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларга патронаж үткәрделәр. Патронаж, беренче чиратта, балаларны социальләштерүгә, мөстәкыйль тормышка яраклашырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.

 

 

Азнакай халыкны социаль тәэмин итү «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль педагоглары 8 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән лекция-әңгәмә үткәрделәр.

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

2018 елның 24 апрель көнне «Без бергә!» клубы эшчәнлеге кысаларында инвалид балалар ата-аналары Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары белән очрашты.

“Татарстанны узең өчен ач” исеме астында “ИНТЕГРА ТУР” махсус туристлык компаниясе Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырды.

Зәй муниципаль районы башлыгы  концлагерьдә тоткынлыкта булган, Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңү көне белән котлады.

 

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр һәм “Волонтер” иреклеләр үзәге әгъзалары катнашында котлау открыткалары әзерләнде.

26 нче апрельдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар  йортына Кадетлар мәктәбеннән волонтерлар килде. Алар татар теленә нигез салучы  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  132 еллыгына багышлаган чара уздырдылар.

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Толерантлык – тынычлыкка юл” дип аталган чара оештырдылар.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен «Георгий тасмасы” акциясе кысаларында мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International