Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортына волонтерлар килде

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

26 нче апрельдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар  йортына Кадетлар мәктәбеннән волонтерлар килде. Алар татар теленә нигез салучы  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  132 еллыгына багышлаган чара уздырдылар.

Катнашучылар бөек шагырьнен шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, биографисе белән таныштырдылар. Әлеге очрашу бик күңелле үтте. Яшьләрнең өлкәннәрне кайгыртуы, аларга аз гына булса да күңел җылысы бүләк итүе, буыннар арасындагы бәйләнешне тагын да ныгыта.

Бу чара алар өчен кәефне күтәрүче, күңелне җылытучы истәлек булып калачак, чөнки интернатта яшәүчеләр  күренекле кешеләр, тарих вакыйгалары белән дә таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International