2018 елның 24 апрель көнне «Без бергә!» клубы эшчәнлеге кысаларында инвалид балалар ата-аналары Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары белән очрашты.
Чарада катнаштылар: Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Е. Г. Курков, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г. Ф. Кирилина, Тәтеш районы прокуроры урынбасары Т. Н. Хазова, Тәтеш муниципаль районында Тәтеш районы инвалидлар җәмгыятенең рәисе Н.Г. Халикова, «Салават күпере» психологик-педагогик хезмәте җитәкчесе В. А. Евграфова.
Очрашу барышында «Салават күпере» психологик-педагогик хезмәтен Тәтеш шәһәренә күчерү мәсьәләләре хакында, инвалид балаларга йөзү бассейнына кайсы вакытта йөру һәм моның өчен нинди күләмдә бәя билгеләү буенча, шулай ук инвалид балалар өчен азкомплектлы мәктәпкәчә төркем ачу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.