Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр һәм “Волонтер” иреклеләр үзәге әгъзалары катнашында котлау открыткалары әзерләнде.
Алар нәкъ шул сугыш еллары кайтавазын хәтерләткән солдат хатларына нигезләнеп ясалды. Бәйрәм көннәрендә котлау открыткалары хуҗаларына – сугыш ветераннарына барып ирешәчәк.