Азнакай халыкны социаль тәэмин итү «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль педагоглары 8 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән лекция-әңгәмә үткәрделәр.
Яшүсмерләр сәламәт яшәү турында лекция тыңладылар, уйландылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, һәркем үз фикерләре белән уртаклашты.
Кыска гына вакыт эчендә балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Зарарлы гадәтләр турында фикер алышу, «Спорт төрләре» дигән туп белән уеннар, сәламәт яшәү рәвеше турында тестлар – болар барысы да укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә юнәлдерү чаралары.
Чара ахырында балаларга буклетлар таратылды.