“Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында “Шәфкатъ” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, ”Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларга патронаж үткәрделәр. Патронаж, беренче чиратта, балаларны социальләштерүгә, мөстәкыйль тормышка яраклашырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Әлеге эшчәнлек барышында белгечләр инвалид балалар регуляр шәхси шөгыльләргә мохтаҗ дигән фикергә килделәр. Волонтерлар балалар белән рәсем, әвәләү, ябыштыру алымнарын кулланып, үстерелешле шөгыльләр үткәрәләр, бергә төрле чараларда катнашалар.
Ата-аналар фикеренчә, патронаж барышында балалар ачылып китә, аралашучанга әйләнә, олылар һәм яшьтәшләре белән бәйләнешкә җиңелрәк керәләр.