Зәй муниципаль районы башлыгы концлагерьдә тоткынлыкта булган, Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңү көне белән котлады.
28 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.
Балалар белән очрашуга яшүсмер вакытында концлагерь тоткыны булган Винокурова Мария Трофимовна килде.
Канкойгыч сугыш турында фильм караганнан соң, Мария Трофимовна үзенең балачагы, сугыш елларында кичергән газаплар, сугыштан соңгы авыр тормыш турында сөйләде.
Балаларның сораулары бик күп булды. Җиңү көнен каршылау, безнең республикага ничек килеп урнашу һәм башка бик күп сорауларга ветеран бик теләп җавап бирде.
Мария Трофимовнаны котларга дип Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Каримов, Зәй муниципаль район Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Александр Чапков, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килделәр.
Мария Трофимовна, үз чиратында, район җитәкчелегенә һәм “Шатлык” үзәгенә сугыш ветераннарына булган игътибарлы мөнәсәбәт өчен үзенең җылы хисләрен җиткерде, сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләде.