Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен «Георгий тасмасы” акциясе кысаларында мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга, сугыш ветераннарына горурлык хисләре, тыныч имин күк йөзе биргәннәре өчен рәхмәт йөзеннән, искә алу.
Белгеч бу акциянең барлыкка килү тарихын сөйләде, Георгий тасмаларын ясау ысулларын өйрәтте. Чара барышында катнашучылар иҗади эшчәнлек белән мавыгып, җылы атмосферада үз куллары белән тасмалардан брошь ясадылар. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 7 кеше катнашты.