“Татарстанны узең өчен ач” исеме астында “ИНТЕГРА ТУР” махсус туристлык компаниясе Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырды.
26 апрель, бөек Тукаебызның туган көнендә, бер төркем социаль ярдәм алучылар (алар арасында коляскада хәрәкәтләнүчеләр дә бар) Казан шәһәрендә кунакта булдылар. Экскурсовод шәһәрне күрсәтеп, аңлаешлы телдә Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Мәрҗәни мәчете хакында сөйләде. Шулай ук 18-19 гасырларда шәһәрдә яшәгән күренекле шәхесләрне искә алды.
Компания тарафыннан интернатта тәрбияләнүчеләр өчен бирелгән махсус автобус бик уңайлы булды, шәһәрдә йөргәндә беркем дә авырлыклар кичермәде.