"Гармония" үзәге белгечләре балаларга толерантлык дәресләре укыталар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Толерантлык – тынычлыкка юл” дип аталган чара оештырдылар.

Белгечләр толерантлык сүзенең мәгънәсен балаларга җиткереп, һәрбер вәзгыятьне тыныч юл белән чишәргә мөмкин икенлекне күрсәтергә тырыштылар.

Балалар «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән презентация карадылар, бик теләп бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International