ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2017нче елда Актаныш районы  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган  социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында  "Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә “Үзеңдә үзеңне тап” проекты белән  катнашып җиңү яулады.

 

 

1 июньдә Лаишта мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы оештырылачак.

Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствара эчке рейд оештырды. Даими рейдлар яшүсмерләр арасында тәртип бозуны кисәтергә, ата-аналарның балаларына карата үз вазыйфаларын тиешле рәвештә башкаруын контрольдә тотарга ярдәм итә.

 

Бүген, 31 майда  Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инициативасы  буенча «АЛСУ» Әлмәт оек-носки фабрикасы» ҖЧҖ   вәкилләре белән очрашу узды.

 

Шушы көннәрдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Кырым республикасында булды.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Яр Чаллы шәһәре Дәүләт казна учреждениясе 2018 елның апрелендә “Флорист” өстәмә һөнәри укыту программасы буенча квалификацияләр үстерү региональ агентлыгында 12 эшсез гражданны укытуны оештырды.

 

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә әниләргә һәм яңа туганнан 3 яшькә кадәр булган сабыйларга юнәлдерелгән “Әни һәм бәби” клубы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге клубта дәресләр мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрмәүче сабыйларның күпкырлы иртә үсешен үстерү һәм ата-аналарның педагогик белемнәрен күтәрү максаты белән үткәрелә.

 

30 майда Алабуганың мәшгульлек үзәгендә «Иң яхшы эшче һөнәре – минем булачак һөнәрем» дип исемләнгән конкурс җиңүчеләрен котладылар.

30 майда Теләче районында «Субъектларның социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне һәм балаларны ачыклап, социаль тернәкләндерү системасында катнашуы турында» дигән темага зона киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International