30 майда Алабуганың мәшгульлек үзәгендә «Иң яхшы эшче һөнәре – минем булачак һөнәрем» дип исемләнгән конкурс җиңүчеләрен котладылар.
Әлеге конкурстта комиссия алты коллектив һәм аерым кешеләрнең (9-11 сыйныф укучылары) видеороликларын тикшерде. Конкурс ике номинациядә: «Һөнәрне ничек сайларга?» һәм «Хезмәт кеше»узды. Видеоматериалларда чәчтараш остасы, сатучы, пешекче, тренер, эретеп ябыштыручы һ.б. һөнәрләр чагылыш тапты.
«Һөнәрне ничек сайларга?» номинациясендә 4 гимназия Дарья Матвеева һәми Светлана Балобанова җиңү яулады. «Хезмәт кеше»сендә 10 урта мәктәп укучысы Фәрхәт Кашфразиев беренче урын алды.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр, педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.