Министр урынбасары Юлия Абдреева Теләчедә булды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

30 майда Теләче районында «Субъектларның социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне һәм балаларны ачыклап, социаль тернәкләндерү системасында катнашуы турында» дигән темага зона киңәшмәсе узды.

Анда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Юлия Абдреева һ.б. дәүләт оешмаларның вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне һәм балаларны ачыклау, профилактик чаралар буенча 2018 елның 4 аена анализ ясалды. Очрашу вакытында гаиләләрне тернәкләндерү эшендә профилактик ысулларның индивидуаль программаларына да басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International