Түбән Камада “Әни һәм бәби” клубы эшли

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә әниләргә һәм яңа туганнан 3 яшькә кадәр булган сабыйларга юнәлдерелгән “Әни һәм бәби” клубы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге клубта дәресләр мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрмәүче сабыйларның күпкырлы иртә үсешен үстерү һәм ата-аналарның педагогик белемнәрен күтәрү максаты белән үткәрелә.

Хезмәт буенча инструктор Гузәл Галиуллина «Танышу. Кече яшьтәге балаларны сенсор үстерү» дип аталган беренче дәресне уздырды. Анда барлыгы 9 бала белән аларның әниләре катнашты. Максат: сабыйларны сенсорик үстерү.

Дәрес ата-аналар һәм балалар белән танышудан башланды. Шуннан соң балалар уен формасында тирә-юньдәге предметлар һәм матдәләрне сенсор камилләштерү буенча (ярмалар белән уен); фикерләүне үстерү (пирамидкалар җыйдылар), гомуми һәм вак моторика һәм координацияне үстерү (ярманы бер савыттан икенчесенә күчерделәр). Нәниләргә яңа төр методика белән (мамык бөтерелгән таякчыклар ярдәмендә) рәсем ясау бигрәк тә нык ошады. Әниләр, үз чиратында, бу методиканың баланы үстерү өчен файдалы якларын күреп һәм инструктор сөйләгәннәрдән ишетеп өйрәнделәр.

Әниләр һәм балалар әлеге күңелле һәм файдалы шөгыль төре белән бик канәгать калды. Әти-әниләр чын күңелдән белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр һәм алга таба да бу клубта үткәрелүче дәресләргә йөрергә теләкләрен белдерде. Чөнки өйдә алар педагогик дөрес итеп балалары белән шөгыльләнә алмый, ә бу дәресләрдә моның барысына да өйрәтәләр. Өстәвенә, балалар арасында булган уртак эшчәнлек, киләчәктә,  балалар бакчасына йөри башлагач, балага тизрәк җайлашырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International