2018 елның 30 май көнне ел саен уздырыла торган бүләкләү тантанасында иң яхшы студентлары һәм укытучылары көллияте «Триумф елның – 2018» кысаларында Чистай шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры WoridSkills һөнәри осталык буенча ярышларда стандартлар буенча региональ этабында катнашучыларын котладылар.
Җәйнең тәүге көнендә күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балаларда яхшы кәеф, изгелек, уңай психологик халәт тәрбияләү максаты белән “Асылташ “ социаль балалар йортында “Балаларның шат елмаюы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.
Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен һөнәри белем бирү курсларына укучылар туплау эшен оештырды.
1июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернаты хезмәткәрләре 1 июнь – Балаларны яклау көненә багышланган “Сабантуй” бәйрәме үткәрде. Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә.
Минзәләнең «Умырзая» физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Ромашкалар аланында», дигән чара узды. Чарада волонтерлар да актив катнашты.
Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова һәм социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова наркотикларсыз тормыш ужаеннан «Күңелле стартлар» дигән спорт- сәламәтлек чарасы үткәрде.
Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Балаларны яклау көне уздырдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр игътибарына "Гармоника" ансамбле концерт күрсәтте.
Балалар, шатлык, өмет һәм мәхәббәт бәйрәме быел Бөгелмәдә 2 атна дәвам итте.
Балаларны яклау көне – якты һәм изге бәйрәм. Һәр елны бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәге хезмәткәрләре балалар өчен әкият персонажлары белән төрле чаралар оештыра. Күңелле конкурслар, куыклар белән уеннар үткәрәләр, асфальтта төсле акбур белән рәсем төшерәләр. Җәйнең беренче көне кояш елмаюы белән сөендермәсә дә, начар кәефкә бу сәбәп булмады.
1 июнь көнне Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә балигъ булмаган яшүмсерләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, җәйге каникул чорында эшкә урнашырга теләгән балалар өчен уздырылган чарада 14-18 яшьлекләр өчен вакытлы хезмәт урыннары тәкъдим ителде.