Бәйрәмдә балалар күңел ачты

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Балаларны яклау көне – якты һәм изге бәйрәм. Һәр елны бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәге хезмәткәрләре балалар өчен әкият персонажлары белән төрле чаралар оештыра. Күңелле конкурслар, куыклар белән уеннар үткәрәләр, асфальтта төсле акбур белән рәсем төшерәләр. Җәйнең беренче көне кояш елмаюы белән сөендермәсә дә, начар кәефкә бу сәбәп булмады. 

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру кысаларында такси VIP PERSONA (ИП Уфимцева Анастасия) мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрне бушлай машинада йөртте, бу гаиләләр театральләштерелгән хәйрия тамашаларга чакырылган иде: 

"А.В.Баталов исемендәге Драма театрына - «Денис хикәяләре» тамашасына һәм Татар мәдәният үзәгегендә – «Мактанчык әтәч» тамашасы. 

Кызыклы күңел ачу программасы балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International