Әлмәттә һөнәри белем бирү курсларына укучылар туплыйлар

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен һөнәри белем бирү курсларына укучылар туплау эшен оештырды.

Түбәндәге юнәлешләр буенча курслар узачак:

4  июньнән «Химия анализларын ясаучы лаборант», «Маникюр ясау остасы»;

6  июньнән «троллейбус йөртүчесе»;

13  июньнән «Кран автомобиле машинисты»;

18  июньнән «Каравылчы», «Чәчтараш», «Электр җиһазларын көйләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча монтер»;

25 июньнән «Чәчтараш».

Укулар «Белгеч» шәхси белем бирү оешмасында (Автомобильчеләр урамы,8А йорты), «ДОСААФ» автомәктәбендә (Космодемьянская урамы 3 йорты) узачак, дип хәбәр итә, проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International