Җәйнең тәүге көнендә күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балаларда яхшы кәеф, изгелек, уңай психологик халәт тәрбияләү максаты белән “Асылташ “ социаль балалар йортында “Балаларның шат елмаюы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.
Әлеге чараны иң кечкенә балалар матур шигырьләре, яраткан җырлары белән башлап җибәрсә, шәһәребезнең 76 нчы санлы А.С. Пушкин исемендәге лицейда укучы балалар бик күңелле итеп дәвам итте. Кунакка чакырылган клоун, әкият геройлары бәйрәмебезне тагын да җанландырып җибәрде.
Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп тәм-томнарлардан авыз иттеләр, аквагримм ясаттылар. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!