Минзәләнең «Умырзая»сында бәйрәм

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Минзәләнең «Умырзая»  физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Ромашкалар аланында», дигән чара узды. Чарада волонтерлар да актив катнашты.

Тернәкләндерү курсы узучылар өчен төрле конкурслар, викториналар оештырылды. Һәр ромашкада балаларны сюрприз, кызылы биремнәр, музыкаль номер көтә иде. Соңыннан балалар чәй табыны янында татлы ризыклар белән хуш исле чәй эчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International