Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова һәм социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова наркотикларсыз тормыш ужаеннан «Күңелле стартлар» дигән спорт- сәламәтлек чарасы үткәрде.
Чараның максаты - социаль хезмәт алучыларның хәрәкәт активлыгын арттыру, кәеф күтәрү, бер-берсе белән аралашу һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту иде.
Ярышларда ике команда катнашты. Алар үзара көч сынашты, төрле спорт эстафеталарда («Кояшкай», «Күңелле туп», «Шарикны кабарт!», «Яңа сугышчан сәнгать», «Уңыш җыю», «Көлкеле шар») ярыштылар. Катнашучылар өчен “Күңелле стартлар” программасының эчтәлеге һәм физик күнегүләр үтәлешле иде. Тәнәфесләр арасында эстафетада катнашучылар кызык сорауларга җавап бирделәр.
Бәхәсләр булуга карамастан, спорт чарасы күңелле һәм шатлык атмосферада узды. Барлык катнашучылар да кәеф күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Чарада 16 кеше катнашты.