Бөгелмәдә балигъ булмаганнар арасында вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

1 июнь көнне Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә балигъ булмаган яшүмсерләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, җәйге каникул чорында эшкә  урнашырга теләгән балалар өчен уздырылган чарада 14-18 яшьлекләр өчен вакытлы хезмәт урыннары тәкъдим ителде.

Шәһәрнең 15 оешмасы 89 мәктәп укучысына вакансия барлыгын хәбәр итте. Балалар эш шартлары белән танышты, хезмәт саклау нормаларын үтәү турында мәгълүмат алды.

Вакансияләр ярминкәсе барышында буклет, брошюра, белешмәлекләр дә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International