Балалар, шатлык, өмет һәм мәхәббәт бәйрәме быел Бөгелмәдә 2 атна дәвам итте.
Бөгелмәнең “Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүче 15 яшүсмер өчен «ДоброДОМ» волонтерлар оешмасы чын бәйрәм оештырды.
Бөгелмәнең механик заводы да балаларга спорт уеннарында катнашырга мөмкинлек бирде, бәйрәмгә аниматорлар чакырды һәм тәмле төшке аш белән сыйлады. «ИНТЕР» автоцентр вәкилләре исә, аларга оргтехника: ноутбук, принтер, процессор бүләк итте.
«Ялкын»да тәрбияләнүче бәләкәчләр театрда барды. Моннан тыш та Балалар көне уңаеннан балаларны төрле сюрпризлар белән куандырдылар.